+24 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
20 июль , 16:30

Кемнәргә торт ашарга ярамый?

Ә балаларның бер генә бәйрәме дә тортсыз үтми.

Кемнәргә торт ашарга ярамый?
Кемнәргә торт ашарга ярамый?

Бүген, 20 июльдә, Халыкара торт көне билгеләп үтелә. Бу татлы ризык бик тәмле булса да, аны кайбер кешеләргә ашарга ярамый икән.

Диетолог Михаил Гинзбург кемнәргә торт ашарга ярамавын белдерде. Бу хакта Ura.Ru хәбәр итә.

"Бигрәк тә 40 яшьтән узган хатын-кызга, нәселдән килгән ниндидер симерү билгеләре булса, мәсәлән, әнисе диабет белән авырган икән, аңа торт бөтенләй ашарга ярамый”, – дип билгели белгеч.

"Торт, пирожный кебек ризыкларны балаларга да ашарга киңәш ителми. Шулай ук, гипертония авыруы яки атеросклероз белән җәфаланган 50 яшьтән өлкәнрәк ирләргә дә бу татлы ризыктан баш тартырга кирәк. Һәм аңлашыла ки, торт шикәр диабеты булган кешеләргә ярамый”, — дип сөйли диетолог.

Эксперт белдерүенчә, җитештерүчеләр еш кына пальма маен һәм трансжирларны зур күләмдә куллана. Шуңа күрә шикәр һәм майның бергә кушылуы — симерүгә, атеросклерозга, диабетка һәм башка авыруларга китерә, дип нәтиҗә ясый Гинзбург.

 

Фото: Global Look Press

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас в