+24 °С
Болытлы
Башкортстан Республикасында опека һәм попечительлек буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон форматка күчерү дәвам итә. Хәзер Дәүләт хезмәтләре порталында опекага, попечительлеккә, тәрбиягә бала алган гаиләләрдә һәм патронат тәрбияләү өчен айлык акчалар бирү буенча хезмәт күрсәтелә.
– Без халыкка республикада яшәү өчен уңайлы шартлар тудырырга тырышабыз, моның өчен күп хезмәтләрне электрон форматка күчерү өстендә эшлибез. Күптән түгел республика порталында опека һәм попечительлек буенча 9 хезмәт күрсәтелә, хәзер 15 хезмәт исәпләнә, - дип хәбәр итте төбәк Финанс министрлыгының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр һәм сервисларны үстерү бүлеге җитәкчесе Азат Садыйков.
Фото:balashover.ru