Шулай да паникага бирелми, җиң сызганып, аларны бетерүгә керешсәң, кием-салымны саклап калып була.
Беренче ысул. Киемне берничә сәгатькә туңдыргычка куярга. Аннары слаймны акрынлап куптарырга кирәк. Бу ысул тап яңа гына барлыкка килгәндә ярдәм итәчәк.
Икенче ысул. Кайнар су. Киемне кайнап торган суга салып суынганчы тотыгыз, аннары кер юуу машинасында 60 градуста юыгыз. Бу ысул ефәк, синтетик, деликат тукымаларга килешми.
Өченче ысул. Савыт-саба юу чарасы, әче сабын белән юып карагыз. Бу ысул да тап яңа чакта ярдәм итәргә мөмкин. Слайм фәләнчә көн элек ябышкан булса, файдасы аз булыр.
Дүртенче ысул. Тапка аш серкәсе сөртеп, 20 минут тотыгыз. Аннары җылымса су белән юып алыгыз, таплар бетәргә тиеш.
Бишенче ысул. Водород перекисе сөртеп карагыз. 20 минут тотканнан соң, сабын сөртеп, юыгыз. Бу ысул ефәк тукымадан тыш, барысына да килешә.
Алтынчы ысул. Кайбер тукымадан тапны медицина спирты ярдәмендә дә бетереп була.
Әлеге ысулларның берсе дә ярдәм итмәсә, химик чистартуга тапшырып, киемне саклап калып була.
Фото:kleo.ru