+24 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
2 август , 17:25

Ярый үзен балалар күргән...

Белоретта үсмерләр суга батучы ирнең гомерен саклап калган.

Ярый үзен балалар күргән...
Ярый үзен балалар күргән...
Кичә, 1 август кичендә, Белорет шәһәре буасында балалар суда үзен бик сәер тотучы ирне күреп калганнар. Бу хакта Телеграм-каналдагы битендә Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров хәбәр итә.
 
Үсмерләр шунда ук ашыгыч хезмәтләрне ярдәмгә чакырганнар. Чакыруга оператив рәвештә республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары килгән. Алар көймәдә ир янына килеп, аны ярга чыгарганнар.
 
Шулай да үзен адекват тотмаган бу кешене полициягә тапшырырга мәҗбүр булганнар, чөнки, алдан алынган мәгълүматлар буенча, ул исерек хәлдә булган. "Герой" ярга чыгарылганнан соң да тагын берничә тапкыр суга керергә омтылыш ясаган.
 
"Ә балалар барысын да дөрес эшләгән: алар коткаручыларны чакыртып кына калмыйча, ярдәм килгәнче ирне ярга чыгарга үгетләгәннәр. Әгәр балалар булмаса, бәлки, барысы да күңелсез тәмамланыр иде. Коткаручылар һәм шәхсән үз исемемнән Белорет егетләренә рәхмәт белдерәм! - дип яза ведомство җитәкчесе.
 
Фото: Телеграм-канал
Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в