+24 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
3 август , 20:50

“Лучше всех” тапшыруын кем алып барачак?

Максим Галкинны алыштырачак алып баручыны тәкъдим иттеләр.

“Лучше всех” тапшыруын кем алып барачак?
“Лучше всех” тапшыруын кем алып барачак?

Беренче каналда күрсәтелгән “Лучше всех”телетапшыруын балалар гына түгел, өлкәннәр дә бик яратып карый иде. Тиздән балалар тапшыруы янә эфирга чыгачак, ә менә аның элекке алып баручысы Максим Галкин урынына кем килүе турында бәхәсләр кызу бара.

Әйтик, артист Эдгар Запашный Максимны актер Дмитрий Нагиев, Александр Олешко, хәтта Владис Пельш та алыштыра алыр иде ди, ә Русия продюсеры Сергей Лавров әлеге тамашаны алып баручы сыйфатында бары тик Дмитрий Нагиевны гына күрүен әйтте. Бу хакта “СТ News” басмасы хәбәр итә.

“Нагиев — бик яхшы кандидатура, мин аның өчен тавыш бирәм”, — дип билгеләп үтте Лавров.

Үз карарын ул, Олешко да, Пельш да искиткеч алып баручылар булуга карамастан, кайбер сәбәпләр буенча алар булдыра алмаячак, дип дәлилләде.

 

Фото: novostivl.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас в