+14 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
4 август , 19:15

Камиләгә ап-ак күлмәк бик килешә!

Фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиевага сез нинди сүзләр язарсыз?

Камиләгә ап-ак күлмәк бик килешә!
Камиләгә ап-ак күлмәк бик килешә!

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Камилә Вәлиева бик килешле ап-ак күлмәк киеп, фотосессия үткәргән. Камиләне чагу итеп бизәндермәгәннәр, аның табигый матурлыгы да сокланырлык. 16 яшьлек спортчы бик матур бер фотосурәтен социаль челтәрләрдәге битендә урнаштырган.

Пост астына тиз арада бик күп фикерләр язып калдырганнар.

 

“Искиткеч! Камилә, без сине яратабыз!”, “Син супер! Сиңа ак күлмәк бик килешә!”...

Социаль челтәрләргә язылучылар татар кызының күз карашын да бәяләгән.

“Камилә, сезне инде кәләш дияргә дә була!!! Искиткеч кыз һәм бик яхшы фотография”, – дип язып калдырган язылучыларның берсе.

 

Фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева — команда турнирында Олимпия чемпионы, хатын-кызлар арасында ялгыз шууда Европа чемпионы һәм юниорлар арасында дөнья чемпионы.

 

 

Фото: tvchelny.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас в