+24 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
5 август , 09:00

Баланы ничә яшьтә мәктәпкә әзерли башларга?

Белгеч әти-әниләргә киңәшләрен бирде.

Баланы ничә яшьтә мәктәпкә әзерли башларга?
Баланы ничә яшьтә мәктәпкә әзерли башларга?

Баланы мәктәпкә әзерли башлау өчен иң уңай вакыт – 5 яшь.  Бу хакта “Skysmart” балалар һәм үсмерләр өчен онлайн-мәктәп психологы һәм академик директоры Анастасия Екушевская сөйләде, дип хәбәр итә “Известия” басмасы.

“Биш яшьтә бала инде билгеле бер интеллектуаль запаска ия, аның белән инде системалаштыру һәм анализлау буенча эшләргә була”, — ди психолог.

Шул ук вакытта белгеч баланы мәктәпкә әзерләгәндә өлгерешнең өч өлешенә: интеллектуаль, эмоциональ һәм социаль аспектларга игътибар бирү мөһим булуын билгеләп үтте.

Екушевская ассызыклавынча, интеллектуаль аспект объектларны гомумиләштерә, чагыштыра һәм аларны классификацияли белү, шулай ук нәтиҗәләр ясау белән бәйле. Эмоциональ әзерлек үзе турында үзе сөйли. Социаль әзерлек аралаша белү һәм аралашу ихтыяҗы булу белән бәйле.

"Шулай ук монда укучының ролен аңлау һәм кабул итү, укытучыны тыңлау күнекмәләре, коллективта кабул ителгән кагыйдәләрне үтәү дә керә", - дип нәтиҗә ясады психолог.

 

Фото: diapazon.kz

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в