+24 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
6 август , 12:00

Карайган банан ашамагыз!

Гадәттә, артык өлгергән бананны әрәм булмасын дип ашарга тырышабыз. Табиб моның начар нәтиҗәләре турында кисәтә. 

Карайган банан ашамагыз!
Карайган банан ашамагыз!

Бозыла башлаган, артык өлгергән бананны әрәм булмасын дип ашарга ашыкмагыз. Табиб-диетологлар фикеренчә, мондый ризык артык авырлыкка, кандагы шикәр дәрәҗәсе күтәрелүгә китерергә мөмкин. Бананда барган черү процессы, барыннан да элек, бавырга тискәре йогынты ясый.

“Банан өлгергән саен анда шикәр күләме арта. Ә бу кандагы глюкоза дәрәҗәсен арттыру дигән сүз. Бананның калориялелеге югары, хәтта кандагы шикәр дәрәҗәсе күтәрелмәгән очракта да, әгәр без бу энергияне сарыф итмәсәк, ул майга әвереләчәк”, – ди диетолог Елена Соломатина.
Шикәр чире булган кешеләргә табиб канда глюкозаның дәрәҗәсен күтәрмәс өчен яшел банан ашарга киңәш итә.

 

Фото: takprosto.cc

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в