+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
8 август 2022, 10:20

1 сентябрьдә кемнәр ял итәчәк?

Быел Белем көне пәнҗешәмбегә туры килә.

1 сентябрьдә кемнәр ял итәчәк?
1 сентябрьдә кемнәр ял итәчәк?

Быел 1 сентябрь пәнҗешәмбегә туры килә. Шуңа күпчелек әти-әниләр эштә булачак. Белгеч Белем көнендә законлы рәвештә ял алу мөмкинлеге булуы турында белдерде.

“Закон буенча 1нче сентябрь эшләми торган бәйрәм көне саналмый. Балаң белән мәктәп бәйрәменә тынычлап бару өчен бу көнне ял итәргә була. Мәсәлән, әгәр дә сез донор булсагыз, закон нигезендә, сезгә өстәмә түләүле ял көне каралган. Сез аны теләсә кайсы көнне, шул исәптән 1 сентябрьдә дә куллана аласыз”, – ди аналитик һәм SuperJob тикшеренү үзәге җитәкчесе Наталья Голованова. 

1 сентябрьдә ял итүнең тагын берничә ысулы бар.

Мәсәлән, эш урынында хезмәт хакын сакламыйча гына ял сорап гариза язарга була.

Шулай ук, Белем көненә ел саен түләнә торган ялны да туры китерергә мөмкин. “Әгәр яллар графигы буенча ул башка чорда планлаштырылган булса, эш урыныгызда аны күчерүне яки өлешләргә бүлеп бирүне сорагыз. Ялның бер өлешен 1 сентябрьдә файдаланырга була”, – ди белгеч.

Ял көнендә яки эш вакытыннан тыш эшләгән өчен дә ял алырга була. “Әгәр эш бирүче сезне ял көнендә яки эш вакытыннан тыш эшкә җәлеп итәргә теләсә, арттырылган түләү урынына өстәмә ял көнен сайларга була. Аны 1 сентябрьдә кулланыгыз һәм балалар белән бергә Белем көнен уздырыгыз”, – дип нәтиҗә ясый белгеч.

 

Фото: nanya.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: