Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
9 август 2022, 12:10

Сөтле ботка тешләрне бозамы?

Стоматолог сиздермичә генә тешләрне боза торган ризыкларны санап чыкты.

Сөтле ботка тешләрне бозамы?
Сөтле ботка тешләрне бозамы?

Сөттә пешерелгән боткалар, сыек итеп пешерелгән йомырка, газлы эчемлекләр һәм башка кайбер ризыклар тешләр бозылуга китерергә мөмкин, дип кисәтә табиб-стоматолог, медицина фәннәре кандидаты Натэла Ломакина. Ул сиздермичә генә эмальне бозучы, кариес китереп чыгаручы һәм авыз куышлыгының башка патологияләрен санап үтте.

Сөтле боткалар һәм сыек итеп пешерелгән йомырка үзле текстурага ия, ашкайнату өчен файдалы, әмма теш сәламәтлеге өчен зыянлы дип белдерә табиб. Чәйнәгәндә бу ризыклар тешләргә ябыша. Шуның аркасында авыз куышлыгында кариес үсешенә китерергә сәләтле патоген флора барлыкка килә. Әмма сөтле боткадан һәм йомыркадан баш тартырга кирәкми, бары тик ашаганнан соң авызны чайкатырга яисә тешләрне чистартырга кирәк, ди белгеч.

Моннан тыш, теш табибы төрле сутлар һәм әче җиләк-җимешләрне, аерым алганда ананас, лимон, әфлисун һәм грейпфрутны еш кулланмаска киңәш итә. Югары әчелек аркасында алар тешләрнең эмале сәламәтлегенә зыян сала. Маринадланган кыяр, сарымсак һәм помидор да эмальне какшата, ди Ломакина. Ул моның сәбәбе яшелчәләр түгел, ә тозлаганда салган аш серкәсе булуын аңлата.

Тешләрнең сәламәтлеге өчен зарарлы булган башка ризыклар арасында табиб шулай ук составында бик күп шикәр булган кипкән җиләк-җимешләрне һәм баллы газлы эчемлекләрне дә ассызыклап үтте.

 

 

Фото: ideireceptov.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: