Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
14 август 2022, 10:00

Балаларның тырнагын гель лак белән буярга ярыймы?

Күпләрне кызыксындырган сорауга табиб-дерматолог җавап бирде.  

Балаларның тырнагын гель лак белән буярга ярыймы?
Балаларның тырнагын гель лак белән буярга ярыймы?

Табиб үсмер кызларга маникюр ясатуны кичектереп торырга киңәш итә. 14 яшькә кадәр балаларга гель лак белән маникюр ясарга кирәкми. Бу хакта “Газета.Ru” басмасына интервьюсында дерматолог, трихолог һәм “СМ-Клиника” психологы Наталья Щеплева сөйләгән.

“Мондый процедураларны 14 яшькә кадәр, ә иң яхшысы — 16 яшькә кадәр ясату бөтенләй кирәк түгел, чөнки тырнак пластинасы әле формалашмаган һәм шактый йомшак, шул сәбәпле, җиңел җәрәхәтләнергә мөмкин”, — дип кисәтә белгеч.

Табиб ассызыклавынча, гель лак белән капланган тырнаклар кибә һәм майсызлана. Әгәр дә үсмергә сыйфаты начар лаклар белән маникюр ясалса, баланың тырнагына җитди зыян килергә дә мөмкин.

 

Фото:ok2you.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: