Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
26 август 2022, 11:00

Баланы гений итеп ничек үстерергә?

Белгеч фикеренчә, өч типтагы әниләр мондый балалар тәрбияләргә сәләтле. Кемнәр алар?

Баланы гений итеп ничек үстерергә?
Баланы гений итеп ничек үстерергә?

Бу хакта “Пятый канал”га биргән интервьюсында психолог Наталья Искра сөйләде.

"Иң яхшы вариант — бала ихтыяҗларына карата сизгер булган әни. Ягъни, баласының ихтыяҗын сизүгә үк янында пәйда була торган тылсымчы әни, шул ук вакытта ул нинди дә булса чикләрне саклый, балага үз яшенә карата җаваплылык бирә” , - ди белгеч.

Аналарның икенче төренә аның яшенә туры килми торган бурычларны хәл итү мөмкинлеге бирүче кешеләр керә. Нәтиҗәдә бала иртә өлгерә, яшьтәшләре үсешеннән алда бара, мондый балаларның үз фикерләве барлыкка килә. Мондый алым көчле темпераментлы бала өчен яхшы, әмма ул һәрвакытта да уңышка китерми.

Өченче тип – баласын артык курчалаучы әни. Артык курчаланган сабыйга балачакта озаграк калырга һәм бераз инфантиль булырга туры киләчәк. Бу иҗади сәләтләрне үстерүгә ярдәм итә, чөнки балага карата таләпләр азрак һәм аның үзе теләгәнне эшләү мөмкинлеге бар.

Наталья Искра билгеләп үткәнчә, балалар өчен гениальлекнең ике параметрын аерырга кирәк. Аларның берсе –тормышта, карьерада һәм гаиләдәге уңышны, ә икенчесе кешенең үзе теләгәнчә яши алуын күз уңында тота.

 

Фото: АиФ.ру

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: