Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
7 сентябрь 2022, 16:35

Тычкан бизгәге тарала... Сак булыйк!

Республикада авыру очраклары 9 тапкыр арткан.

Тычкан бизгәге тарала... Сак булыйк!
Тычкан бизгәге тарала... Сак булыйк!

8 айда төбәктә 1606 кешедә куркыныч инфекция ачыкланган, 600гә якыны – Уфада. Өч очрак, кызганычка каршы, үлемгә китергән. Бу хакта шәһәр хакимиятенең оператив киңәшмәсенде төбәк буенча “Роспотребнадзор” идарәсе начальнигы урынбасары Галина Пермина хәбәр итә.

Авыруларның 82 проценты — 20-60 яшьтәге кешеләр, аларның 70 проценты — ирләр.

Инфекция йоктыру очракларының 18 проценты – Уфа районы территориясендә, 8 проценты – Иглин районында, 4әр проценты – Благовещен, Нуриман, Чишмә районнарында.

Авыручыларның 25 проценты үзләрен шәһәр чикләрендә зарарланган дип саный — алар Урманчылар, Җиңү, Аксаков паркларында, “Ветеран”, “Ласточка”, “Тепличный”, “Березки” бакчаларында булуларын әйткән.

Моның төп сәбәбе –  агымдагы елда кимерүчеләрнең бик күп таралуына бәйле. Моңа башка факторлар да өстәлә, дип билгеләп үтте белгеч. Шәһәр яны актив төзелә, кешеләр җәй көне табигатькә, үз бакчаларына еш чыга.

Җәмәгать территорияләрен эшкәртү тиешле дәрәҗәдә башкарылмаган дигән нәтиҗә ясарга туры килә, диде “Роспотребнадзор” белгечләре.

Геморрагик бизгәккә каршы вакцина юк, куркыныч авыру белән көрәшүнең ике ысулы гына бар — шәхси гигиена һәм санитар чаралар, дип ассызыклады Галина Пермина.

 

Фото: ru.freepik.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: