+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
10 сентябрь 2022, 09:00

Рәхмәт яусын!

Башкалада 2 яшьлек улын җитәкләгән әни янгын сүндерүчеләр бүлегенә килгән.

Рәхмәт яусын!
Рәхмәт яусын!

Уфада 2 яшьлек улы белән әнисе гомерләрен саклап калулары өчен янгын сүндерүчеләргә рәхмәт белдергән.

Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

22нче янгын-коткару отрядының 1нче янгын-коткару бүлегенә янгын вакытында гомерләрен саклап калулары өчен рәхмәт әйтергә Розановлар гаиләсе - Кристина һәм аның ике яшьлек улы килгән.

Янгын 26 август иртәсендә Ленин урамындагы биш катлы йортта башланган. Урынга 22нче янгын-коткару отряды янгын сүндерүчеләре килеп җиткән. Бу вакытта ике бүлмәле фатирда әйберләр янган. Махсус җиһазлар ярдәмендә хәвефле зонадан сигез кешене чыгарганнар, аларның берсе – ике яшьлек бала. 15 кеше баскыч буенча үзләре урамга чыга алган.

Кристина һәм аның кечкенә улын “яну продуктлары белән агулану” диагнозы белән 22нче дәваханәнең ренимация бүлегенә салганнар. Аларның хәле уртача авырлыкта булган.

Менә шул куркыныч вакыйгалар артта калганнан соң, Кристина улы белән үзләрен коткаручылар янына килгән. Рәхмәт билгесе итеп, торт һәм теләкләр язылган открытка да алып килгәннәр. Чын күңелдән әйтелгән рәхмәттән дә олы нәрсә юк!

 

Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: