+17 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
12 сентябрь 2022, 15:35

“Мәктәп” кайда барлыкка килгән?

Җавабын беләсегез килсә, сайттан укыгыз.

“Мәктәп” кайда барлыкка килгән?
“Мәктәп” кайда барлыкка килгән?

“Мәктәп” сүзе беренче Борынгы Грециядә барлыкка килсә дә, аның мәгънәсе ул чорда башкача булып,  “ял вакыты, ял итү” дигәнне аңлата. Шулай да әлеге ял вакыты бәйрәмне түгел, ә эштән буш чакта философик әңгәмәләр коруны күз алдында тота. Тора-бара философларның укучылары барлыкка килә һәм мондый очрашулар укыту процессын аңлата башлый. Балаларны укыту өчен махсус биналар ачылгач, аларны традиция буенча мәктәпләр дип атыйлар.

      Дөньяда иң беренче пазлны 1760 елда инглиз картографы Джон Спилсбури уйлап чыгарган. Ләкин ул күңел ачу өчен тәгаенләнгән булмаган. Европа картасын дәүләтләргә бүлгәләп ясалган пазл белем бирү максатында уйланылган булган. Мондый укыту ысулы балаларга бик ошаган, тик озак еллардан соң гына башка кешеләр уен пазллары уйлап чыгарган.

 

Динар Кәлимуллин фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: