+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
12 сентябрь 2022, 17:00

Якутов исемендәге парк аттракционсыз калды

Уфа паркында нинди үзгәрешләр бара?

Якутов исемендәге парк аттракционсыз  калды
Якутов исемендәге парк аттракционсыз калды

Уфаның Иван Якутов исемендәге мәдәният һәм ял паркында “Американские горки” аттракционын сүтәләр. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы  хәбәр итә.

Мәгълүмат агентлыгы парк хакимиятенә аттракцион язмышы турында сорап мөрәҗәгать иткән.

“Бездә үзгәртеп кору планлаштырылган. Эш шунда ки, “Американские горки " аттракционы озак вакыт эшләмәде. Аларны сүтү турында карар кабул ителде. Алар урынында „Слоны“ һәм „Семейный поезд“аттракционнары урнаштырылачак. Киләчәктә бездә яңа аттракционнар булачак", — дип аңлата парк хезмәткәре.

Шунысын да өстәргә кирәк, парк сайтында “Американские горки” аттракционнар исемлегендә юк.

 

Фото: bashinform.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: