+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
16 сентябрь 2022, 13:45

Сарымсакны ничек сакларга?

Уңышны әрәм-шәрәм итми генә, вакытында урнаштырып кую да кирәк.

Сарымсакны ничек сакларга?
Сарымсакны ничек сакларга?

Сарымсак яхшы саклансын өчен, аны казыганнан соң яхшылап киптерергә кирәк. Тамыр ягын 5-7 секунд кына утта тотып алганда, ул яхшырак саклана, черүгә бирешми.

Һәвәскәр бакчачылар сарымсак сабагын 15 сантиметр озынлыкта калдырып кисеп, 10-15әрләп бәйләп көннәр салкынайтканчы сарайга элә. Кышка да шул килеш базга элеп куярга мөмкин.

Сарымсакны 3 литрлы банкаларга тутырып куярга да була. Капкачын япмасаң, банкада ул череми, кипми, киләсе уңышка кадәр яхшы торачак. Өстен чүпрәк белән генә ябып, караңгырак урынга куйсаң, тагын да яхшы.

Кайбер хуҗабикәләр билгеләвенчә, сарымсак озак һәм яхшы саклансын дисәң, аларны банкага тоз белән аралаштырып тутырырга кирәк.

 

Фото:ivd.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: