-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
20 сентябрь 2022, 19:10

Лимонлы су кемнәр өчен зыянлы?

Табибның берничә киңәшенә игътибар итегез.

Лимонлы су кемнәр өчен зыянлы?
Лимонлы су кемнәр өчен зыянлы?

Табиб-эндокринолог Екатерина Янг ашказаны суты кислотасы түбән булган кешеләргә лимонлы су эчәргә кирәклеге турында белдерә. Аның сүзләренә караганда, бер стакан җылы суга бер чәй калагы лимон суты салып, ашарга 20-30 минут кала эчәргә кирәк.

Белгеч салкын яки бозлы су эчәргә ярамый, дип ассызыклый. Шулай ук лимонлы суны гастрит, гастродуоденит, язва авыруы кискенләшү стадиясендә булган кешеләргә эчәргә ярамый. Моннан тыш, әче эчемлекләр тешләрнең эмален бозарга мөмкин, шуңа күрә аларны трубка аша эчәргә кирәк, дип киңәш итә Екатерина Янг.

"Лимон — иң гади, бюджетлы һәм киң таралган вариант. Аны лайм суты яки грейпфрут белән алыштырырга була. Алма, кура җиләге яки гранат серкәсе дә ярый (бер стакан суга бер-ике чәй калагы алына). Шулай ук сырганак, ак яки кызыл карлыган, мүк җиләге, нарат җиләге кебек әче җиләкләр сутын да кулланырга мөмкин ", — дип аңлата эндокринолог.

 

Фото: wi-fi.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: