+21 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
22 сентябрь 2022, 11:00

Русиядә өлешчә мобилизация игълан ителде

21 сентябрьдә Президент Владимир Путин Русиядә өлешчә мобилизация игълан ителү турында белдерде.

Русиядә өлешчә мобилизация игълан ителде
Русиядә өлешчә мобилизация игълан ителде
21 сентябрьдә Президент Владимир Путин Русиядә өлешчә мобилизация игълан ителү турында белдерде. Хәрби хезмәткә чакыру запаста торучыларга һәм, барыннан да элек, Кораллы Көчләр сафында хезмәт иткәннәргә, билгеле бер хәрби белгечлекләре һәм тиешле тәҗрибәсе булганнарга гына кагылачак.

Хәрби хезмәткә чакырылучылар анда җибәрер алдыннан мотлак рәвештә өстәмә хәрби әзерлек узачак. Оборона предприятиеләрен матди, ресурс, финанс яктан тәэмин итүнең барлык мәсьәләләре тиз арада хәл ителергә тиеш. Владимир Путин ассызыклавынча, Русия ЛХР, ДХР, шулай ук Украинаның Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә референдумнарны хәвефсез үткәрүне тәэмин итү өчен кирәк булганның барысын да эшләячәк. “Көнбатышның максаты — безнең илне куркыту, таркату һәм юк итү. Алар 1991 елда Советлар Союзын җимерә алулары турында турыдан-туры сөйли, ә хәзер Русиягә чират җитте, аларның планы буенча, ул күп кенә үзара дошман төбәкләргә һәм өлкәләргә бүленергә тиеш”, — диде дәүләт башлыгы русиялеләргә мөрәҗәгатендә.
Русиянең оборона министры Сергей Шойгу “Россия 24” телеканалына биргән интервьюсында өлешчә мобилизацияләнергә тиешле кешеләр турында аңлатма бирде. Аның сүзләренчә, махсус операциягә хәрби белгечлеге һәм тәҗрибәсе булганнар алыначак. “Алар армия турында беркайчан да күрмәгән, яки ишетмәгән кешеләр түгел. Студентларны һәм вуз укучыларын мобилизацияләү турында сүз бармый. Аларны беркем дә борчымаячак. Дәресләргә тыныч кына йөрсеннәр, укысыннар. Әле армиядә хезмәт итүчеләр дә мобилизацияләнмәячәк, хәрби зонага аларны җибәрмәячәкләр”, — дип ассызыклады ул.
Сергей Шойгу белдерүенчә, Русиядә мобилизацион ресурс зур, 25 миллионга якын кеше, шуларның 1 проценты гына өлешчә мобилизацияләнергә тиеш.
Владимир Путинның белдерүеннән соң Башкортстанда Мобилизацион штаб оештырылды. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбировның матбугат хезмәте хәбәр итте. “Без Русия Президенты Владимир Путинның өлешчә мобилизация турындагы карарын тулысынча хуплыйбыз. Махсус хәрби операция үткәрү зарурлыгын Башкортстанда аңлыйлар. Безнең республикада Мобилизацион штаб төзелде, ул Югары башкомандующий указын үтәү эшен координацияләячәк. Без дәүләт башлыгы куйган бурычларны вакытында һәм нәтиҗәле үтәрбез дип ышанам”, — диде республика җитәкчесе.
Башкортстан Республикасының Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Президент Владимир Путинның мөрәҗәгате уңаеннан түбәндәгеләрне белдерде:
— Күптән түгел Донбасска сәфәрем барышында шәхсән үзем анда яшәүчеләрнең үзләренең киләчәген Русия белән бергә күрүенә, үзләрен аның бер өлеше дип санавына, нормаль тормышны тергезүне аның белән бәйләвенә инандым. Донбасс төбәкләрендәге референдум юридик яктан реаль эшләр торышын теркәргә тиеш. Украина составында үткәрелгән еллар аларга бер дә яхшылык китермәде. Киев хакимияте һәм олигархлары, халык турында кайгыртмыйча, территориядән мөмкин булганны үзләштерде. Соңгы елларда бу сәясәт, барлык чикләрне узып, террор һәм геноцид дәрәҗәсенә җитте. Хәзер референдумны оператив рәвештә уздыру, аның үтәкүренмәлелеген, барлык гражданнарның катнашу мөмкинлеген тәэмин итү мөһим.
Шул ук вакытта сүз Донбасс территориясендәге кешеләр турында гына түгел, ә мәҗбүри күченүчеләр турында да бара. Безнең республика территориясендә алар меңнән артык. Алар өчен Стәрлетамак районында һәм Уфада тавыш бирү пунктлары оештырылачак. Моннан тыш, алар урыннарда тавыш бирә алсын өчен качаклар урнашкан барлык муниципалитетларга да барачаклар.
Сәясәттә әйдәп баручы ысуллар — инандыру һәм мәҗбүр итү. Кызганычка каршы, Украина һәм “коллектив Көнбатыш” белән безнең мөнәсәбәтләрнең нигезенә салынган инандыру ысулы нәтиҗә бирмәде, көчсезлек кебек кабул ителде. Нәкъ менә алар безне көч куллануга басым ясарга мәҗбүр итте, гәрчә Русия моңа бик озак каршы торса да. Игълан ителгән өлешчә мобилизация — мәҗбүри чара. Ул Югары башкомандующий куйган бурычларны нәтиҗәле үтәүне тизләтергә мөмкинлек бирәчәк.
Дәүләт җыелышы-Корылтай, һичшиксез, Русия Президенты кабул иткән карарларны хуплый. Алар мәсьәләләр комплексын, шул исәптән законнар яссылыгында да хәл итүне күздә тота. Безгә законнарны чынбарлыкка ярашлы үзгәртергә, икътисадтагы тотрыклы вәзгыятьне тәэмин итәргә, халыкның барлык категорияләренә, барыннан да элек, социаль яктан якланмаган, аз керемлеләргә ярдәм итү турында карарлар кабул итәргә туры киләчәк. Хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә карата аерым чаралар куллану зарур.
Теләсә нинди сугыш тынычлык белән тәмамлана, һәм Киев хакимиятләре һәм аларның кураторлары моны никадәр иртәрәк аңласа һәм актив сөйләшү процессына керсә, безнең дәүләт өчен генә түгел, Украина һәм бөтен дөнья өчен дә яхшырак булачак.
23 сентябрьдә ДХР, ЛХР, Херсон һәм Запорожье өлкәләренең Русия составына керүе буенча үткәреләчәк референдумы турында карарын хуплау акциясе буларак, Уфаның Конгресс-холл алдындагы мәйданда “Шәйморатов варислары үзебезнекеләрне ташламый!” митинг-концерты булачак. Ул 15.30 сәгатьтә башлана.
 
 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: