+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
23 сентябрь 2022, 16:10

Кан басымы кинәт төшеп китсә...

Дәү әниләр колагына берничә киңәш.

Кан басымы кинәт төшеп китсә...
Кан басымы кинәт төшеп китсә...

Кан басымы югары булган кешеләргә төрле киңәшләр гәзит-журналларда басылып тора, алар өчен махсус дарулар да күп. Ә менә кан басымы түбән булган авыруларга ничек ярдәм итәргә? Югыйсә, гипертония кебек үк, гипотония (түбән кан басымы) чире дә киң таралган. Бу авырудан күпчелеге хатын-кызлар җәфалана.

Кан басымы ир-егетләрдә — 100/85, ә хатын-кызларда 95/65 мм-дан түбән икән, бу түбән кан басымы булуын аңлата. Өйдә дәваланганда иң файдалысы — кан тамырларын чыныктыру. Моның өчен көн саен иртән дымлы тастымал белән яхшылап ышкып сөртенергә кирәк.

Җилләтелгән бүлмәдә, яки саф һавада 5-7 минут чамасы күнегүләр ясау да файдалы.

Коры каты щетка белән бөтен гәүдәгә массаж ясарга.

Каты чәй, каһвә эчү ярдәм итә. Ләкин кофеинлы эчемлекләрне артык күп эчү йөрәк эшчәнлегенә начар йогынты ясый.

Кан тамырларын лимонник, женьшень, шалфей яхшырта. Даруханәдән аларның әзер төнәтмәсен сатып алып, ашаудан ярты сәгать алда, иртән һәм төшке аш вакытында, бер стакан суга 20 тамчы тамызып эчәргә киңәш ителә. 2-3 атна эчкәч, бер ай ял итәргә кирәк. Дәвалану курсы шул ук дозаларда кабатлана.

Мөмкин тиклем күбрәк җәяү йөрергә, йөзү белән шөгыльләнергә, җәй көннәре велосипедта йөрергә, кышын чаңгыда шуарга киңәш ителә.

Витаминнарга бай яшелчә, җиләк-җимешне, бигрәк тә кишер, лимон, кара миләш, гөлҗимешне, йомырка, балык уылдыгы, сыер бавырын рационга ешрак кертергә кирәк.

 

 

Фото: zabota035.msp.midural.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: