Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
24 сентябрь 2022, 11:50

Балаларга карата кырыслык күрсәткәннәрме?..

Башкортстан Прокуратурасы Республика туберкулезга каршы клиник диспансерының балалар бүлегендә булган очрак буенча тикшерү үткәргән.

Балаларга карата кырыслык күрсәткәннәрме?..
Балаларга карата кырыслык күрсәткәннәрме?..

Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Билгеле булуынча, социаль челтәрләрдә гаугалы видеоязма таралды. Видео авторы, Уфада яшәүче хатын белдерүенчә, тубдиспансер табиблары балаларга карата рәхимсезлек күрсәтә, дәваханәдә – антисанитария.

Прокуратура балаларны караган вакытта тәрбияченең 2016 һәм 2017 елгы ике кызга карата рөхсәт ителмәгән тәрбия ысулларын куллануын ачыкланган.

Бу очрак буенча тикшерү органы Русия Җинаять кодексының 156нчы мәддәсе буенча эш кузгаткан.

Моннан тыш, республика Прокуратурасы биредә санитар-эпидемиологик таләпләрне бозуны ачыклаган. Палаталарда, уен бүлмәсендә түшәмнәр һәм диварлар, алардагы мебельнең җитешсезлекләре, дефектлары дезинфекцияләү чараларын кулланып җыештыруга комачаулый.

Әлеге очрак буенча Уфаның Совет районы прокуратурасы медицина оешмасының баш табибы адресына ачыкланган хилафлыкларны бетерү турында күрсәтмә керткән.

Җинаять эшен тикшерү, аның барышы һәм нәтиҗәләре контрольгә куелган.

 

Фото: социаль челтәрләрдән

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: