+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
25 сентябрь 2022, 13:00

Суган кабыгы ике кат булса...

Борынгылар көзге сынамышларга карап, кышның, язның нинди булачагын фаразлаган.

Суган кабыгы ике кат булса...
Суган кабыгы ике кат булса...

Көз озын килсә, яз соң килер.

Имәндә чикләвек күп булса, кыш салкын килә.

Көзнең ахырында вак кына түгәрәк-түгәрәк боз яуса, кыш суык булыр.

Әгәр кар көзен озак ятмаса, ашлык начар булыр.

Чия яфраклары коелып бетми торып, күпме генә кар яуса да барыбер эреп бетә.

Бозлар көз көне шадра булып катса, ашлык яхшы булыр.

Көздән иртә кар яумаса, алгы җәйне иген уңышы начар булыр.

Әгәр кар җиде мәртәбә явып, җиде мәртәбә эреп бетеп, сигезенче мәртәбәдә төшсә, киләсе җәйне ашлык бик яхшы булыр.

Суганның кабыгы ике кат булган елны кыш җылы булыр, ә кабыгы күп катлы булган елны кыш салкын булыр.

 

Фото: 7dach.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: