+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
27 ноябрь 2022, 17:00

40 бала өчен әти-әни!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров “Соклангыч кешеләр тормышы” рубрикасында Краснокама районыннан күпбалалы гаилә турында язды.

40 бала өчен әти-әни!
40 бала өчен әти-әни!

“Гөлсирин Дербенева һәм Аис Маликов 40 бала өчен – әни һәм әти. Алар гаилә корганда, һәркайсының беренче никахтан өчәр баласы була. Аннары биш баланы уллыкка, янә 29ын тәрбиягә алалар. Бу гаилә – республикабызда иң зурларның берсе”,- дип белдерде социаль челтәрләрдә Радий Хәбиров

Төбәк җитәкчесе билгеләвенчә, Гөлсирин Фәйзулла кызы – гаилә учагы сагында тора. Ул өйдә тудыра, якыннарын күңел җылысы һәм кайгыртучанлык белән чолгап ала. Ул кул остасы да әле, кызларны кул эшләренә, ашарга әзерләргә, чәчәкләр, яшелчәләр үстерергә өйрәтә.

Гаилә башлыгы Аис Назыйф улы зур гаилә өчен иркен йорт салган. Балалар белән бергә алар умартачылык, агач эше белән шөгыльләнә, терлек асрый.

Малайлар – спорт секцияләренә, кызлар бию һәм вокал түгәрәкләренә йөри. Бу зур гаиләдә барлык балалар да төрле конкурсларда һәм олимпиадаларда актив катнаша. Аларның казанышлары копилкасында – грамоталар, дипломнар, медальләр. Әйтик, узган ел “Ел гаиләсе” Бөтенрусия конкурсында “Күпбалалы гаилә” номинациясендә җиңү яулаган алар. Быел  исә үзләренә “Ата-ана каһарманлыгы” медале тапшырылды.

Дербеневлар-Маликовлар гаиләсе - күпмилләтле. Анда урыс, башкорт, татар, мари, чуаш милләтеннән балалар тәрбияләнә.

Балаларда төрле халыкларның традицияләренә хөрмәт тәрбияләү – ата-ананың иң зур казанышы. Бүген, Әниләр көнендә, Гөлсирин Фәйзулла кызына һәм барлык әниләргә рәхмәт белдерәм. Назыгыз, аңлаучан, игелекле, зирәк булуыгыз өчен рәхмәт. Барыгызга да тынычлык, иминлек, бәхет телим. Әниләрне саклагыз", - дип язган Радий Хәбиров.

 

Фото: Республика Башлыгының социаль челтәрләрдәге рәсми битеннән

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: