+13 °С
Болытлы
Гыйнварда боз сөңгеләре күп күренсә, яхшы уңыш көт.
Гыйнвар суык булса, июль коры һәм эссе була.
Гыйнварның икенче яртысы кояшлы торса, уңыш яхшы була.
Гыйнвар карсыз һәм суык булса, җәй коры һәм эссе була.
Гыйнварда кар күп яуса, бураннар еш булса, җәй яңгырлы була.
Гыйнварда коры һәм суык булса, язын кар тиз эреп бетә.
Сукыр тычкан оясыннан гыйнварда чыкса, май салкын булыр.
Гыйнварда агач ботаклары бозланып катса, чикләвек һәм җиләк-җимеш күп булыр.
Карга, чәүкә түбәннән очса, кар ява.
Фото: vsegda-pomnim.com