-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
7 гыйнвар 2023, 10:40

Иртәгәсе көнгә ышаныч китерсен!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстанның православие динендәге халкын Раштуа белән котлады.

Иртәгәсе көнгә ышаныч китерсен!
Иртәгәсе көнгә ышаныч китерсен!

Православие динендәге хөрмәтле башкортстанлылар! Сезне Раштуа бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!

Раштуа бәйрәме гасырлардан иман нуры алып килә, йөрәкләрне шатлык белән тутыра, рухи чыганакларга һәм гаилә традицияләренә мөрәҗәгать итә, яхшылыкның явызлыкны җиңүенә ышаныч уята.

Урыс Православие Чиркәвенең Башкортстан митрополиясе республиканың башка дини руханилары белән берлектә җәмгыятьнең рухи-әхлакый нигезләрен ныгыту миссиясен башкара. Универсаль бердәмлек, социаль хезмәт, хәйриячелек һәм иреклелек кешеләрне Ватан өчен зур батырлыкларга рухландыра.

Безнең бабаларыбыз васыятьләренә тугры сугышчылар бүген илебезнең киләчәген намус белән яклыйлар. Без барыбыз да, яугирләребез исән-сау өйләренә җиңү белән кайтсыннар дип, алар өчен дога кылабыз. Һәлак булган геройлар турында якты истәлек саклыйбыз.

Үзен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган һәркем алдында баш иябез. Ватанпәрвәрлек, бердәмлек, изге йөрәкләрегез һәм игелекле эшләрегез өчен сезгә ихлас рәхмәт белдерәм.

Барыгызга да чын күңелдән ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим! Якты Раштуа һәр өйгә шатлык һәм үзара аңлашу, иртәгәсе көнгә ышаныч китерсен!

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров.

 

Фото: glavarb.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: