Кышның иң салкын көннәре башланды. Бүген иртән республиканың күпчелек районнарында һава температурасы -38 градуска кадәр төшкән иде.
Кышкы салкын көндә урамда озак йөрергә, бигрәк тә бер урында басып торырга туры килсә, аяк-кул бармакларының, колак очларының, борынның, битнең туңуы мөмкин.
Андый вакытта кешегә беренче ярдәмне күрсәтә белергә тиешбез. Беренчедән: өшегән кешене тиз арада җылыту чарасын күрергә кирәк. Туңган урыннарны җылы, йомшак әйберләр белән урап, өшегән кешене тиз генә җылыга кертергә. Якын-тирәдә андый җылы урын булмаса, учак ягып булса да җылыту, кайнар чәй эчерү бик мөһим.
Җылы урынга керткәч тә туңган аяк-кулларны җылы суда җылытырга, спирт белән уарга һәм ашыгыч ярдәм машинасы чакыртырга кирәк.