-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
7 гыйнвар 2023, 12:30

Келәмнәрне ап-ак карда чистартыгыз!

Тышта 30 градус салкыннар торганда бу эшне башкарып калыгыз.

Келәмнәрне ап-ак карда чистартыгыз!
Келәмнәрне ап-ак карда чистартыгыз!

Диванга ялгыш кына чәй яисә сут түгелеп китә икән, тапны бетерүнең уңайлы гына юлы бар. Моның өчен тигез пропорциядә аш серкәсе белән аммиакны кушыгыз һәм шул катнашманы тапка сөртеп, кипкәнен көтегез.

Әгәр балаларыгыз диванны шоколад белән пычрата икән, артык борчылмагыз. Тиз генә шул тапны кер сабыны салынган җылы су белән сөртеп алыгыз. Кипкәч, таптан бер эз дә калмас.

Кышын келәмнәрне ап-ак карда чистартырга тырышыгыз. Тик аны җепшек карда чистартырга ярамый: тузан белән сулы кар бергә буталып, пычрак суга әйләнә һәм ул келәмгә сеңеп бетә. Иң яхшысы — келәмне салкын көнне, кар коры чагында чистартырга кирәк.  

Кышкы салкыннар башлану белән урын кирәк-ярагын, йомшак уенчыкларны тышка чыгарып җилләтергә киңәш ителә. Аеруча җылы өйдә тузан бетләре тиз үрчи, ә коры салкында алар үлеп бетә. Тышта 30 градус салкыннар торганда әйберләрне чыгарып җилләтү яхшырак.

 

Фото: vplate.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: