Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
7 гыйнвар 2023, 14:30

Светофорның яңа сигналы барлыкка киләчәк

Бу сигнал кайбер төбәкләрдә эксперимент буларак кертелгән һәм аварияләр санын бермә-бер киметкән.

Светофорның яңа сигналы барлыкка киләчәк
Светофорның яңа сигналы барлыкка киләчәк

Агымдагы елның 1 мартыннан Русиянең барлык төбәкләрендә светофорның яңа сигналы гамәлгә керә. Анда “ак җәяүле” сурәтләнгән борылыш угы күрсәтеләчәк. Бу хакта “Известия” басмасы яза.

Ул светофорның төп төсләре астында өстәмә секция рәвешендә куелачак. Светофор астында урнашкан җәяүле силуэты һәм бер кабынып, бер сүнеп торучы ак төстәге ук рәвешендәге мәгълүмати секция водительгә ул борыла торган юнәлештәге җәяүлеләр кичүендә светофорның җәяүлеләргә юл аша чыгарга рөхсәт итә торган сигналы кабынуы турында мәгълүмат бирәчәк. Укның юнәлеше светофорның җәяүлеләргә юл аша чыгарга рөхсәт бирә торган сигналы кабынган якка - җәяүлеләр кичүенә таба күрсәтә.

Бу сигнал яңа кагыйдәләр кертми – машина йөртүче болай да җәяүлегә юл бирергә тиеш. Ул өстәмә мәгълүмат бирү өчен эшләнгән. Бу сигнал кайбер төбәкләрдә эксперимент буларак кертелгән һәм югары нәтиҗәлелек күрсәткән, аварияләр санын киметкән һәм агымдагы елның мартыннан бөтен ил буенча кулланылачак.

 

Фото: mos.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: