+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
9 гыйнвар 2023, 17:45

Күңелендәге матурлык сәйләннәр булып тезелә

Иҗат ялкынында янганнар бернинди салкыннардан да курыкмый. Туймазы районының Кандра авылында яшәүче Зимфира Минзәл кызы Әхмәдиева да, нәкъ шул сүзләрне куәтләгәндәй, җитез генә редакциябезгә килеп керде дә күңеле матурлыкка тартылучыларны шунда ук үзе янына җыйды.

Күңелендәге матурлык сәйләннәр булып тезелә
Күңелендәге матурлык сәйләннәр булып тезелә

Оста куллы, иҗади карашлы, җыр-биюгә, оештыру сәләтенә оста ул Зимфира апа. Кандра авылында үзе кебек уңганнарны “Хәзинә” ветераннар вокаль ансамбленә туплаган. Монда йөрүче 20гә якын хатын-кызның кулларыннан гөлләр тама: кайсы бәйли, кайсы чигә, кайсы үрә. Үзләре җырлый да, бии дә алар. Төрле фестивальләрдә, конкурсларда, күргәзмәләрдә катнашып, призлы урыннар яулыйлар.

Әйтик, узган елның ноябрь аенда Благовар районында  композитор Рим Хәсәнов җырларын башкаручыларның республика ачык конкурсы үтте. “Чәчкәләр уяныр” дип исемләнгән музыкаль бәйгедә вокаль коллективлар арасында “Хәзинә” ансамбле 2нче урын яулаган.

Ел ахырында ансамбль өчен тагын бер сөенечле вакыйга булган. Алар Санкт-Петербургта үткән “Дарование” сәнгать һәм иҗат фестиваль-конкурсында 2нче дәрәжә диплом белән бүләкләнгәннәр.

Ансамбльнең җитәкчесе Зимфира Минзәл кызы үзе дә ут кебек җитез шул. Бер урында гына таптана торганнардан түгел, яңалыкка омтылучан шәхес.

“Элек бәйләм, тегү белән мавыксам, хәзер биш еллап инде сәйләннән бизәнгечләр: изүләр, муенсалар, алкалар ясыйм. Яратып, күңел биреп башкарам. Шул бизәкләрнең хатын-кызларыбызның гүзәллеген тагын ачып җибәрүен күреп сөенәм”, - ди Зимфира апа.

Сәйлән артыннан сәйлән тезелә. Күңелендәге матурлыкны да кушкач, карап туймаслык сәнгать әсәрләре туа.

Ихласлыгы, ачыклыгы беләнме, әллә тәрәзәдән төшкән кояш яктысында елкылдаган сәйләннәрдәнме тирә-ягыбыз балкып, күңелләр нурланып калды. Туймазы-Уфа арасын җилдереп кенә узып, чатлама суык көндә гүзәллеккә тартылганнарга бер бәйрәм ясады Зимфира ханым.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: