-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
9 гыйнвар 2023, 15:20

Ничә градус суыклыкта мәктәпкә бармаска мөмкин?

Каты суыкларда балаларын мәктәпкә җибәрү-җибәрмәүне һәр ата-ана үзләре хәл итәчәк. 

Ничә градус суыклыкта мәктәпкә бармаска мөмкин?
Ничә градус суыклыкта мәктәпкә бармаска мөмкин?

Уфаның мәгариф идарәсендә балаларга һава температурасы нинди булганда мәктәп бармаска мөмкин икәнлеген аңлаттылар.

Идарәдә ассызыклауларынча, мәктәпләр һава температурасының нинди булуына карамастан,  эшли һәм ничә бала килүенә карамастан дәресләр үткәреләчәк. Димәк, ике яки өч кенә укучы булса да, уку процессы дәвам итепШул ук вакытта мәктәп җитәкчелегенә гомум кабул ителгән нормативларга ориентир тоту тәкъдим ителде.

Шәһәр мәктәпләрендә укучылар түбәндәге һава температурасында дәресләргә йөрмәскә дә мөмкин:

1-4 сыйныфлар – 25 градуста, 5-9 сыйныфлар – 27 градуста, 10-11 сыйныфлар -32 градуста укырга бармаска мөмкин.  

Авыл мәктәпләренең 1-4 сыйныф укучылары дәресләргә — 23 градус,  5-9 сыйныф укучылары — 25 градуста, 10-11 сыйныф укучылары 32 градуста килмәскә хокуклы.

Каты суыкларда балаларын мәктәпкә җибәрү-җибәрмәүне һәр ата-ана үзләре хәл итә. Укырга җибәрмәгән очракта сыйныф җитәкчесенә хәбәр итү мотлак. Озайлы салкыннарда уку режимы турында һәр мәктәп үзе карар кабул итә.

Башкортстанда мәктәп укучыларының каникуллары 11 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

 

Фото:tengrinews.kz

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: