Алдагы озын ял көннәре февраль аенда булачак. 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. Бу бәйрәм уңаеннан дүрт көн рәттән ял итәчәкбез – 23-26 февральдә.
8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бер ял көне көтә. Ул атна уртасында, чәршәмбе көнгә туры килә.
21 апрель – Ураза бәйрәме. Ул җомга көнгә туры килә. Шул рәвешле, өч көн – 21-23е ял көннәре булачак.
1 Май — Яз һәм Хезмәт бәйрәме. 29 апрельдән 1 майга кадәр эшләми торган ял көннәр булачак.
9 Май - Җиңү көне. Бу бәйрәмдә 6 майдан 9 майга кадәр дүрт көн ял итәчәкбез.
12 июнь - Русия көне - бәйрәм көне дүшәмбегә туры килә, шуңа күрә ял көннәре 10-12 июньдә булачак.
28 июнь – Корбан бәйрәме. Быел ул пәнҗешәмбегә туры килә.
11 октябрь – Республика көне. Башкортстан халкын чәршәмбе көнне ял көтә.
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. 2023 елда ул шимбәгә туры килә. Шул рәвешле, 4-6 ноябрь көннәрендә эшләми торган көннәр булачак.
Фото:kyzylorda-news.kz