+17 °С
Болытлы
Бүген, 11 гыйнварда, көн аяз һәм җылы булса, иртә яз билгесе.
14 гыйнварда кар яуса, икмәкле ел була.
15 гыйнварда төшкән томан көчле суыклар хакында искәртә.
18 гыйнвар төнендә йолдызлар күп була икән, суыкларга ишарә.
19 гыйнварда көн аяз икән, җәй коры, болытлы көн булып кар да яуса, җәен явым-төшемнәр гадәттәгечә булыр, ел яхшы килә.
22 гыйнварда көн кояшлы булса, җәй озын булыр.
25 гыйнвар кояшлы булса, кошлар иртә килергә мөмкин, кар яуса, җәй яңгырлы була.