+17 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
15 гыйнвар 2023, 11:10

Кышкы юлда сак йөрегез!

Машина бәрдергән 10 яшьлек малайны дәваханәгә озатканнар.

Кышкы юлда сак йөрегез!
Кышкы юлда сак йөрегез!

Республикада кичә, 14 гыйнварда, 10 яшьлек малайны автомобиль бәрдергән. Бу хакта телеграм-каналында төбәкнең баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов хәбәр итте.

Юл-транспорт вакыйгасы 14 гыйнвар кичендә Яңавыл шәһәренең Җиңү урамында булган.

“Нефтекамада яшәүче 32 яшьлек водитель “Тойота Королла" руле артында 10 яшьлек малайны бәрдергән, ул юлны җәяүлеләр өчен рөхсәт ителмәгән урыннан йөгереп чыккан. Юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә бала госпитализацияләнде”, - дип белдерде Владимир Севастьянов.

Малай хәзер Нефтекама дәваханәсенең хирургия бүлегендә. Юл авариясе очрагы буенча тикшерү үткәрелә.

Әти-әниләр, балаларыгызга юл кагыйдәләрен аңлатыгыз, сак һәм игътибарлы булсыннар.

 

Фото: Владимир Севастьяновның телеграм-каналы

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: