+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
17 гыйнвар 2023, 12:10

Балалар иң оста уйлап табучылар!

Бүген — яшь генийлар уйлап тапкан әйберләр көне.

Балалар иң оста уйлап табучылар!
Балалар иң оста уйлап табучылар!

Бөтен дөньяда билгеләнә торган бу көн күренекле америкалы — дәүләт эшлеклесе, дипломат, галим, уйлап табучы, журналист Бенджамин Франклинның туган көне белән бәйле.  Яшь гений суда йөзгәндә аякка кияр өчен җайланманы 12 яшендә үк уйлап тапкан. Ә менә 15 яшьлек америкалы Честер Гринвуд мех наушикларны 1873 елда ук уйлап таба. Үсмер колаклары өшемәсен өчен әбисеннән наушникларның тышкы ягына — кондыз мехы, ә эченә бәрхет тектерә.

Бүген дә мәктәп укучылары арасында яшь генийлар бихисап. Аларның эшләрен күрсәтү өчен конкурслар, күргәзмәләр, бүләкләү тантаналары әледән-әле оештырылып тора. Мәсәлән, ел саен Уфада яшь уйлап табучыларның Бөтенрусия конкурсы уздырыла. Бәйгенең призлары — миллион сумлык грантлар һәм Сколковода узачак финалда катнашу мөмкинлеге. Бу дәрәҗәле конкурста мәктәп укучылары да үзләренең фәнни проектларын тәкъдим итә һәм уйлап тапкан әйберләрен күрсәтә. Мәсәлән, мәктәп буйлап йөгереп йөрүче балалар өчен инфракызыл датчикларга нигезләнеп эшләнгән шлагбаум системасын, йорт хайваннарын үзе ашата һәм артларыннан җыештыра торган механикалаштырылган “акыллы ферма” макетын, хәтта робот-балыкны да балалар үзләре уйлап тапкан.

 

Фото: cluster-dgrad.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: