Ботка – иртәнге аш өчен иң файдалы ризык санала. Ләкин бөтен ярма да иртә белән файда китерми. Дөрес иртәнге аш өчен иң яхшысы – солы ярмасы. Ул йөрәккә уңай йогынты ясый, анда клетчатка күп, башка файдалы элементлары да күп. Ә менә манный боткасы ашарга тырышмагыз, аның шактый кимчелекләре бар. Бу хакта "Россия-1" телеканалындагы тапшыруларның берсендә табиб һәм телевидение алып баручысы Александр Мясников белдерде.
"Бу ярма крахмал һәм углеводлардан гына тора, шуңа да канда шикәренең тиз артуына китерә. Ә бу – инсулинга туры юл", - дип аңлата табиб манный боткасының зыянын.
Иртәнге аш вакытында табиб суда пешкән солы ярмасы ашарга киңәш итә. Ботка файдалы булсын өчен ул тозсыз, шикәрсез булырга тиеш, ди табиб.
Фото:myalfaschool.ru