+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
22 гыйнвар 2023, 18:30

Әгәр көн кояшлы булса...

Быел җәйнең ничек киләчәген беләсегез килсә, сынамышларга күз салыгыз.

Әгәр көн кояшлы булса...
Әгәр көн кояшлы булса...

Халык электән сынамышлар буенча киләчәкне фаразлаган. Мәсәлән, бүген, 22 гыйнварда, көн кояшлы булса, җәй озын булыр, дигәннәр. Көн чынлап та бик матур, кояшлы булды.

Әгәр 25 гыйнварда көн кояшлы булса, кошлар иртә килергә мөмкин, кар яуса, җәй яңгырлы була. Искә алып торыгыз, дуслар.

 Гыйнварда боз сөңгеләре күп икән, яхшы уңыш көт.

Гыйнварда агач ботаклары бозланып катса, чикләвек һәм җиләк-җимеш күп булыр.

Гыйнварның икенче яртысы кояшлы торса, уңыш яхшы була.

Гыйнварда коры һәм суык булса, язын кар тиз эреп бетә.

Гыйнвар җылы булса, яз соңара. Гыйнвар җылы — март салкын.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: