-16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
23 гыйнвар , 11:05

Балалар өчен аеруча зыянлы...

Педиатр борынга сала торган тамчыларны белер-белмәс килеш кулланырга ярамавы турында кисәтә.

Балалар өчен аеруча зыянлы...
Балалар өчен аеруча зыянлы...

Кан тамырларын тарайта торган тамчыларны балаларга бик кирәк булган очракта гына, борын тыгылу ашарга яки йокларга комачаулаган очракларда гына кулланырга мөмкин. Бу хакта табиб-педиатр, “Мама” телеканалы эксперты Виктория Горлова ”Газете.Ru" басмасына сөйләгән.

"Озак вакыт контрольсез кулланылганда, кан тамырларын тарайтучы препаратларга күнегү генә түгел, аеруча балаларда, “передозировка”, хәтта үлемгә китерерлек интоксикация барлыкка килергә мөмкин. Мондый дарулар борын һәм авызның лайлалы тышчасы аша канга һәм бөтен организмга үтеп керә”, —  ди табиб.

Горлова искәрткәнчә, популяр даруларны бары тик табиб күрсәтмәсе буенча гына кулланырга ярый. Алар пипеткалы яки спрей рәвешендә һәм катгый үлчәнгән доза белән генә салынырга тиеш. Шуны да истә тотарга кирәк: мондый препаратларны өч көннән дә артык кулланырга ярамый. Кабул итү арасы  — сигез сәгатькә бер тапкыр, ягъни тәүлегенә өч тапкырдан да ешрак салырга ярамый”, — дип билгели Горлова.

 

Фото: adenoidy.com

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в