+26 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
26 гыйнвар 2023, 11:45

Футбол тубы кадәр... бака табылган

Дөньядагы иң зур җир-су хайванының авырлыгы 3 килограммга җиткән.

Футбол тубы кадәр... бака табылган
Футбол тубы кадәр... бака табылган

Иң зур камыш бакасы Австралиядәге Милли паркта табылган. Аның авырлыгы 3 килограммга якын, дип хәбәр итә ВВС.

Бакага Тоадзилла кушаматы биргәннәр. Аны шунда ук парктагы буадан чыгарганнар һәм контейнерга урнаштырганнар. Футбол тубы кадәр булган бу бака уникаль саналса да, аны биредә калдыру тирә-як мохит өчен куркыныч, дип билгели галимнәр.

"Ул аяклы футбол тубы кебек иде. Мондый зурлыктагы бака бөҗәкләрдән алып вак умырткалыларга кадәр барысын да ашарга сәләтле", - ди Милли парк белгечләре.

Австралиядә җир-су хайваннары саны 2 миллиардан да артып китә. Бу төр гөберле бака агулы санала, алар хәтта кайбер ерткычларның юкка чыгуына сәбәпче булган. Ана бака 35 меңгә кадәр йомырка салырга мөмкин. Галимнәрне бу төр баканың шактый тиз үрчү сәләте дә гаҗәпләндерә. Белгечләр киңәшләшкәннән соң, гигант баканы йоклату турында карарга килгән, аны тиздән Квинсленд музеена тапшырачаклар.

 

Фото: Queensland National Park

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: