Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
27 гыйнвар 2023, 10:20

Тюбингны машинага тагу – хәвефле уен!

Әти-әниләр, балаларга күңелле булсын өчен, нинди адымга гына бармый...

Тюбингны машинага тагу – хәвефле уен!
Тюбингны машинага тагу – хәвефле уен!

Тюбингта шуу - кышкы ялның җәрәхәтләр куркынычы янаган төрләренең берсе. Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты мондый хәлләрне киметергә ярдәм итүче төп хәвефсезлек кагыйдәләре турында янә искәртә:

Тюбинг-ватрушкаларда махсус җиһазландырылган урыннарында гына шуарга ярый.

Тауның текәлеге 20 градустан да артмаска тиеш.

Тау астында бернинди киртәләр дә булырга тиеш түгел (агачлар, баганалар). Бигрәк тә автомобиль юллары!

Тюбингта басып, тезләнеп шуарга ярамый.

Өлкәннәр, хәмер кулланган килеш ватрушкаларда шумагыз!

Тюбингны беркайчан да машинага һәм башка транспорт чараларына такмагыз! Бу бик хәвефле!

Шуны онытмагыз: тюбинг сәгатенә 60-90 километр тизлек алырга мөмкин.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

 

Фото: s00.yaplakal.com

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: