Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
29 гыйнвар 2023, 12:15

Кышын кроссовкада йөрергә ярыймы?

Табиб киңәшләре балаларга да, өлкәннәргә дә кагыла.

Кышын кроссовкада йөрергә ярыймы?
Кышын кроссовкада йөрергә ярыймы?

Күпчелек яшьләр һәм балалар кышын җиңел аяк киеме — кроссовкалар һәм кедалар киеп йөрергә ярата. Бу нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин? Бинада аяк киемен алыштырырга кирәкме? Бу һәм башка сорауларга гомуми практика табибы Анастасия Жданова җавап бирә.

Кышын нечкә табанлы җиңел аяк киемендә йөрү салкын тиюгә китерергә мөмкин. Җиңел аяк киеме ясалган материаллар тиз юешләнә, бу шулай ук сәламәтлек өчен куркыныч.

Калын табанлы һәм махсус саклагычлы кышкы аяк киемен тышта һава температурасы +3 градус булганда гына кияргә кирәк. Бу күрсәтмәләр балаларга да, өлкәннәргә дә кагыла.

Әгәр ул махсус кышкы модель булмаса, салкында кроссовкаларда йөрергә ярамый. Җылы оекбаш киеп, аңа олтырак салсагыз да, бу җылылык саклауга ярдәм итмәячәк.

Бинада кышкы аяк киемендә утыру киңәш ителми. Аны җиңелрәк һәм уңайлыракка алыштырырга кирәк. Югыйсә җылылыкны көйләү бозыла, тир бүленеп чыгу арта. Нәтиҗәдә, аяк тиресе һәм тырнак авырулары барлыкка киләчәк.

Кышкы аяк киемен бер размерга зуррак сайларга һәм җылы оекбаш белән киеп алырга кирәк. Кысык аяк киемендә микроциркуляция бозыла һәм аяклар тиз өши. Кибеткә көннең беренче яртысында барырга тырышыгыз, чөнки көн ахырына аяклар шешенә, ә бу аларның күләменә һәм формасына тәэсир итә.

 

Фото: syl.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: