Чөгендерне пешерер алдыннан тамыр очын кисмәгез. Киселгән урын аша шикәр һәм суты бүленеп чыга.
Чөгендерне пешерергә кайнар суга салыгыз, кәстрүлнең капкачын ябыгыз. Болай ул сусылрак, тәмлерәк була, тизрәк пешә, витаминнары да күбрәк саклана.
Чөгендерне тозсыз пешерергә кирәк. Баллы булмаса, суына аз гына шикәр комы кушарга мөмкин.
Тизрәк пешсен өчен, 10 минут кайнаган саен ярты стакан салкын су өстәп торырга була.
Суын саркыткач, пешкән чөгендер өстенә салкын су агызыгыз. Кискен температура аермасы бу яшелчәне йомшарта, болай аның кабыгы да җиңелрәк әрчелә.
Чөгендер пешкән суны суытып, бүлмә гөлләренә сибәргә була.
Фото:vego-kolbasa.ru