+1 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
15 март , 15:20

Иң чибәр кызлар – Бүздәктә!

Бүздәк районы мәдәният йортында гүзәллек бәйгесе узды.

Иң чибәр кызлар – Бүздәктә!
Иң чибәр кызлар – Бүздәктә!

Яшьләр арасында туган телгә, милли мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү, тарихны өйрәнү максатлары нигезендә район хакимияте тарафыннан “Бүздәк энҗесе – 2023” матурлык бәйгесе оештырылды. Чарада районның төрле авылларыннан 10 кыз үз көчен сынап карады.

Конкурсантларның сәләтләрен ачыклар өчен дүрт этап әзерләнгән иде. Беренче бирем, гадәттәгечә, үз-үзең белән таныштырудан башланы. Киләсе бирем – “Сәләтлеләр йолдызлыгы”нда исә кызлар үзләренең җырга-биюгә, сәнгатьле укуга, актерлык осталыгына булган мөмкинлекләрен күрсәттергә тиешләр иде. Ә менә “Дефиле” – чараның кульминацион ноктасы булды дисәк, ялгыш булмас. Кызлар һәр тамашачыны таң калдырырлык чыгыш әзерләгән иде. Алар алып баручылар һәм жюри әгъзалары биргән сорауларга да иҗади яктан килеп, лаеклы итеп җавап бирделәр. Кызлар барысы да һәр биремне яхшы үтәп, үзләренең күпкырлылыгын һәм нәфислеген күрсәтте.

Гүзәл затларның чыгышын район хакимияте башлыгы Илнур Игдиев рәислегендәге мәртәбәле жюри бәяләде. Жюри составында: Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Зәлия Ахунова, журналист, Башкортстан социаль технологияләр институтының икътисад һәм мәгълүмати технологияләр кафедрасы мөдире, икътисад фәннәре кандидаты Линиза Заһитова, композитор, шагыйрә, рәссам, автор-башкаручы Флера Шәрипова, хәрби ветеран Азат Гарифуллин, Бүздәк районы Хәрби-диңгез флоты ветераннары Советы җитәкчесе Рамил Лукманов, матурлык бәйгесе “Бүздәк энҗесе-2022” җиңүчесе Айгөл Рамазанова, “Өмет” халык биюләре ансамбле җитәкчесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Регина Шәйхәйдәрова һәм район мәдәният сараеның хормейстеры Розалия Смакова.

Катнашучыларның чыгышлары белән беррәттән Бүздәк районы ансамбльләренең моңлы җырлары, дәртле биюләре чараны тагын да матурлап, җанландырып торды. Мәдәният сарае фойесында райондагы оста куллы милләттәшләребезнең иҗат җимешләреннән күргәзмә оештырылган иде.

Көтеп алган чараның нәтиҗәләре билгеле булды. 3нче урынны – Ләйсән Гыйбадуллина (Кәпәй-Кыбау авылы), 2нче урынны – Диана Шәйхлисламовага (Уран авылы), 1нче урынны Айсылу Нәүширванова (Олы Өчтүбә авылы) яулады. Һәм, ниһаять, “Бүздәк энҗесе - 2023” матурлык конкурсының Гран-при исеменә Алия Гайнанова (Түреш авылы) лаек булды.

Бүздәк районының гүзәл затларын бу бәйгедә катнашулары, матур җиңүләре белән ихлас котлыйбыз! Яңадан-яңа үрләр теләп калабыз.

Автор:Алина Сабитова
Читайте нас в