Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
16 март , 21:50

Радиогыз нинди дулкыннарга көйләнгән?

Бүген радионы уйлап табучы галим Александр Поповның тууына 160 ел тулды.

Радиогыз нинди дулкыннарга көйләнгән?
Радиогыз нинди дулкыннарга көйләнгән?

Бөек урыс галиме һәм инженеры, бар дөньяны радиолы иткән кеше – Александр Поповның тууына 160 ел тула. Аның ачышы 100 елдан артык миллионлаган кешененең һәр иртә саен кәефен күтәрә, һава торышын, яңалыклар җиткерә.

Русиягә генә түгел, бөтен дөньяга танылган физик 1859 елның язында Уралда, Пермь губернасының Верхотур өязендә (хәзерге Свердловск өлкәсенең Краснотурьинск шәһәре) дөньяга килә. Укуын тәмамлагач, 6 ел дәвамында ул электротехника һәм магнетизм өлкәсендә күп санлы тикшеренүләр алып бара. Ниһаять, 1895 елның 7 маенда Урыс физика-химия җәмгыяте утырышында Александр Попов дөньядагы иң беренче радиоалгыч тәкъдим итә. Бу көн фән тарихына радионың туган көне буларак кереп кала.

Нәкъ бер елдан соң, 24 март көнне, галим дөньядагы беренче радиограмманы тапшыра, радио сигналын 250 метр ераклыкка җибәрү процессын ачык итеп күрсәтә.

Хәзерге заманга әйләнеп кайтсак, Александр Поповның ачышы актуальлеген бер дә югалтмаган. Бүгенге көндә күп кенә фатирларда, өйләрдә, бигрәк тә машиналарда радио тавышын ишетергә була. Шунысы сөенечле, радиостанцияләр саны да бары тик арта гына бара. Кибетләрдә радиодулкыннарны кабул итә торган төрле музыкаль колонкалар сатыла. Яраткан тапшыруларны хәтта Интернет челтәре аша, махсус кушымталар ярдәмендә дә тыңларга мөмкин.

Статистик мәгълүматларга караганда, әлеге вакытта республикабызда 40тан артык радиостанция эшли. Шулар арасында иң популяр дулкыннар исәбендә “Юлдаш”, “Роксана”, “Европа Плюс”, “Спутник FM” һәм башкалар. Ә сез радио тыңлыйсызмы, дуслар? Радиоалгычларыгыз нинди дулкыннарга көйләнгән?

Фото: freepik.ru

Автор:Алина Сабитова
Читайте нас в