Популяр җырчы Элвин Грей гастрольләр алдыннан имиджын үзгәрткән. Җырчы социаль челтәрләрдәге төркемнәрендә бу хакта пост урнаштырган.
Популяр артист дредларга үрелгән чәчләр һәм Русия флагы төсендәге куртка киеп төшкән фотолары астына: "Бүген без гастрольләрне башлыйбыз. Беренче шәһәр – Чистай”, - дип язган.
Тик Радикның иҗатын яратучыларның барысы да аның образын үзгәртүен уңай бәяләмәгән. Комментарийларда:
“Кичер, Радик, ләкин сиңа болай килешми”.
“Шаман...”
“Абау! Нишләдең...”
“Элек син үзенчәлекле идең. Нигә кирәкте инде...” – кебек язулар калдырганнар.
Шулай да аның иҗатын электән күзәтеп баручы, яратучы фанатлары: “ Без сине нинди образда да яратабыз!” - дип яза.
Ә сезгә Элвин Грейный яңа образы ошыймы, дуслар?