+14 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
25 март 2023, 19:10

Хәлсезлектән нинди витаминнар коткара?

Белгеч киңәшләре ярдәмгә килер.

Хәлсезлектән нинди витаминнар коткара?
Хәлсезлектән нинди витаминнар коткара?

Озын кыштан соң организмда кайбер витаминнар, микроэлементлар һәм биологик актив матдәләр җитми башлый. Аларның җитмәве кешенең сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый, шуңа күрә ул үзен начар хис итә, хәлсезләнә.

А витамины җитмәү тире корылыгына, чәчләр сынуга һәм коелуга китерә, гастрит, диарея булуы мөмкин, кеше начар күрә башлый. Витамин җитмәсә, рационга куе яшел төстәге яфраклы яшелчәләр, әфлисун, кишер, бавыр һәм балык мае кертергә кирәк.

Е витамины җитмәгәндә анемия, капиллярларның сынучанлыгы күзәтелә, мускулларның көчсезлеге сизелә. Витаминны тулыландырырга авокадо, брокколи, төрле чикләвекләр ярдәм итәчәк.

Д витамины җитмәгәндә көзән җыера, психомотор реакцияләр бозыла. Балачакта бу витаминның җитмәве рахит авыруы китереп чыгарырга мөмкин. D витамины лосось, скумбрия балыгында, гөмбәдә һәм йомыркада бар.

С витамины җитмәү хәлсезлеккә, тиз аруга, еш кына салкын тиюгә китерә. Шулай ук тешләрдән кан китүгә һәм яраларның, киселгән урыннарның начар төзәлүенә сәбәпче була. Күбрәк яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр ашарга киңәш ителә, әлеге витамин җитмәвен бетерергә ярдәм итәчәк.

В1 витамины җитмәгән очракта кәеф төшенкелеге, аппетит һәм йокының начарлануы, мускулларның хәлсезлеге булырга мөмкин. Бу витамин җитәрлек булсын өчен, күбрәк көнбагыш, кедр чикләвеге һәм ит ашарга кирәк.

В2 витамины җитмәсә, иреннәр ярыла, “күзгә ком кергән” тойгысы була, яктылыктан курку, төрле төсләрне кабул итүнең бозылуы мөмкин. Сөт, сыр, бөртеклеләр куллану бу симптомнарны булдырмаска ярдәм итәчәк.

В5 витамины җитмәгәндә тире кибә, чәчләр агара һәм коела, хәлсезлек, ашказаны-эчәк авырулары булырга мөмкин. Рационга бавыр, кызыл ит, балык, кузаклыларны кертергә кирәк.

 

Фото:fb.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: