Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
25 апрель 2023, 20:20

Кыз бала кунак кына...

Бүген - Кыз балалар көне.

Кыз бала кунак кына...
Кыз бала кунак кына...

25 апрельдә бик назлы, ягымлы бәйрәм билгеләнеп үтелә. Кыз балалар көне Русиядән тыш, тагын бихисап илләрдә билгеләнә. Һәм әлеге көн, гадәттә, кызларны кызыклы һөнәрләр белән таныштыруга, аларга киләчәк юлны сайларга ярдәм итүгә, тискәре йогынтылардан саклауга юнәлтелә.
Бу көн кыз балаларга аеруча игътибарлы, мәрхәмәтле булырга, аларны иркәләргә һәм матур сүзләр әйтеп, назларга кирәклеген искә төшерә. Балалар - ул безнең киләчәгебез һәм бик зур бәхетебез.
Кызларыгызга ягымлы сүз әйтеп, аларны ничек нык итеп яратуыгызны белдерергә онытмагыз. Сабыйларыгызны нык итеп кочаклагыз!

Фото: freepik.com.

Автор: Алина Сабитова
Читайте нас