+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
9 Май 2023, 09:40

Җиңү көне салют белән тәмамланачак

Бүген, 9 майда, республика башкаласында нинди чаралар үтә?

Җиңү көне салют белән тәмамланачак
Җиңү көне салют белән тәмамланачак

Бүген Уфа халкын һәм кунакларны Җиңү көне уңаеннан күсанлы бәйрәм чаралары көтә.

Совет мәйданында 10.00 сәгатьтә Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә һәм 11.00 сәгатьтә Җиңү паркының мемориаль комплексында мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасы узачак.

Бүген булачак иң мөһим чараларның берсе –  Уфада Октябрь проспектында хәрби хезмәткәрләр һәм техника парады. Быел беренче тапкыр парад расчеты составында СВО катнашучылары һәм диңгез пехотачыларының кадет сыйныфлары узачак. Моннан тыш, Бөек Ватан сугышы чорындагы хәрби техника колоннасы һәм 9 берәмлек заманча техника узачак. Парадны кече авиация вертолетлары һәм самолетлары очышы тәмамлый.

13.00 сәгатьтә Урыс драма театры каршындагы мәйданда Уфаның мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең бәйрәм концерты башланачак.

Ленин исемендәге мәйданда ретро-техника күрсәтү оештырыла. Урыс драма театры парковкасында тарихи техника һәм "Патриот" хәрби-патриотик паркының хәрби пехота машинасы урнаштырылачак. Моннан тыш, бүген биредә контракт буенча гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру пункты һәм кыр кухнясы эшләячәк.

15.00 сәгатьтә “Башкортостан” дәүләт концерт залында республика эстрадасы артистлары катнашлыгында сәнгать осталарының тантаналы концерты булачак.

16.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр Совет мәйданында Башкортстанның иҗат коллективлары катнашлыгында патриотик концерт узачак. Чара Ленин исемендәге мәйданда 23.00 сәгатьтә бәйрәм салюты белән тәмамланачак.

Бәйрәм чаралары Башкортстанның барлык шәһәрләрендә һәм районнарында уза.

 

Фото:api.rbsmi.ru

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: