+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
9 Май 2023, 10:30

"Какшамас рухи көчегез алдында баш иябез!"

Республика Башлыгы Радий Хәбиров республика халкын Бөек Җиңүнең 78 еллыгы белән котлады.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ветераннарны һәм тыл хезмәтчәннәрен, шулай ук республика халкын Бөек Җиңүнең 78 еллыгы белән котлады.

“1945 елның 9 мае безнең өчен изге дата, илебезне һәм дөньяны фашизмнан саклаган совет халкының батырлык һәм каһарманлык бәйрәме. Без Ватан өчен гомерләрен биргән яугирләрнең батырлыгы алдында баш иябез. Фронтовикларга һәм тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына рухларының какшамас көче, батырлыгы һәм ныклыгы өчен рәхмәт белдерәбез. Бүген Русиянең батыр уллары, ата-бабаларыбызның хәрби данына тугры чын патриотлар Җиңү байрагы астында илне яклауга яңадан күтәрелде. Бөтен дөнья белән без фашизмның тар-мар ителүен якынайтабыз. “Безнең эшебез уң! Җиңү безнең якта булачак!” икәнен беләбез.
Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, рухи күтәренкелек һәм изгелек телим! Бөек Җиңү көне белән!” – диелә республика Башлыгы котлавында.

Фото: aif-s3.aif.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: