+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
10 Май 2023, 12:40

Балаларга вейп сатучылар зур штраф түләячәк

Җәзаны кырысландыручы закон үз көченә керде.

Балаларга вейп сатучылар зур штраф түләячәк
Балаларга вейп сатучылар зур штраф түләячәк

Русиядә балигъ булмаганнарга тәмәке һәм вейп саткан өчен штраф шактый арттырылган. Агымдагы елның 9 маеннан балигъ булмаганнарга тәмәке һәм вейп саткан өчен штраф күләме артты, дип хәбәр иттеләр Дәүләт думасының матбугат хезмәтендә.

Балигъ булмаган баланы никотинлы продукция, кальян тартуга җәлеп иткән өчен җәзаны кырысландыручы закон үз көченә керде. Хәзер мондый хокук бозулар өчен гражданнар өчен штраф 5 мең сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин. Ата-аналар яки законлы вәкилләр өчен 7 мең сумга кадәр.

Балигъ булмаганнарга никотинлы продукция, кальян, мондый продукцияне куллану өчен җайланмалар саткан өчен штрафлар арттырылган. Әйтик, гражданнар өчен ул 20-40 мең сумнан 40-60 мең сумга кадәр арткан. Вазифалы затлар өчен 40-70 меңнән 150-300 мең сумга кадәр. Юридик затлар өчен 150-300 мең сумнан 400-600 мең сумга кадәр.

Кабул ителгән закон шулай ук вейпларны ярминкәләрдә, күргәзмәләрдә, илтеп бирү һәм төрле сәүдә юлы белән, дистанцион һәм автоматлар кулланып сатуны тыюны күз уңында тота. Бу җайланмаларны сату хокукын ваклап сату кибетләре генә алачак. Шул ук вакытта мондый продукцияне ачып күрсәтү, шулай ук аларга ташламалар бирү тыелачак.

"Бу безнең балаларның сәламәтлеге мәсьәләсе. Вейплар өчен сыеклыкта авыр металлар, организмда яман шеш барлыкка килү куркынычын берничә тапкыр арттыра торган башка химик матдәләр бар. Вейпларның агулы парлары үпкәләрдә җәрәхәтләр барлыкка килүгә һәм сулыш юлларының тараюына китерә”, - дип аңлатма бирде Дәүләт думасы Рәисе Вячеслав Володин.

 

Фото: hub.ldpr.ru

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: