+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
12 Май 2023, 15:45

Ашыгыч ярдәм машинасы артыннан чапкан, диләр...

Уфадагы Республика кардиология үзәге янында тугры эт инде бер атна хуҗасын көтә.  

Ашыгыч ярдәм машинасы артыннан чапкан, диләр...
Ашыгыч ярдәм машинасы артыннан чапкан, диләр...

Бу хакта социаль челтәрләрдәге битендә медицина учреждениесенең баш табибы Ирина Николаева  хәбәр итә.

Тугры эт 4 майдан бирле хуҗасын көтә. Кешеләр аның ашыгыч ярдәм машинасы артыннан йөгергәнен күргәннәр. Ләкин пациентны кайсы дәваханәгә китерүләре төгәл генә билгеле түгел.

“Эт зур, овчаркага охшаган, коңгырт төстә, җирән таплары бар. Кардиология үзәге ишегалдында йөри һәм барлык кешеләргә өмет тулы күзләре белән карый. Үзен сыйпарга бирми, ләкин бераз ашый, без аны кайгыртабыз. Хуҗасы аны таныр һәм аның артыннан килер, дип өметләнәбез. Эт пөхтә, тәрбияле, йорт эте икәнлеге күренеп тора. Әгәр дә кем дә булса аны таныса, хәбәр итегез”, - дип язган социаль челтәрләрдә баш табиб.

Ирина Николаева белдерүенчә, әлегә пациентны кардиоүзәктә эзләү нәтиҗә бирмәгән. Аның якын-тирәдәге башка дәваханәдә булуы да ихтимал. 

Фото: социаль челтәрләрдән

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: